• 30 Март 2017 г.

    Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтлəү

    30 март көне  Югары Ослан муниципаль  районы Макыл авыл җирлегендә Хуснутдиновлар гаиләсе Минувалий улы Харис һəм Хафиз кызы Налия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен, алтын  туйларын билгеләп үттеләр.50 ел бергə гомер итүлəре уңаеннан,хɵрмəт итеп юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
  • 27 Март 2017 г.

    Курслар тәмамланды

    27 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә  башлангыч һөнәри трактористлар  әзерләү курсларының язгы сессиясе тәмамланды. Курслар язгы каникуллар вакытында үтте. Курсантлар трактор йөртү, аны ремонтлау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча практик дәресләр уздылар.
  • 27 Март 2017 г.

    Фәнни-методик конференциядә катнашу

    “Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары 2нче мартта “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен булган лицей – интернат мәктәбе” МББУсе базасында узган “Заманча мәгарифтә инновацияләр һәм традицияләр” дигән Iнче республика фәнни-методик конференциясендә катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н., тарих укытучысы Дадыкина И.Н., география укытучысы һәм педагог – оештыручы Кукуль А.А.
  • 25 Март 2017 г.

    Югары Осланда тагын бер мировой судья булачак

    Яңа 2017 нче ел башында район суды коллективы традиция буенча ел нәтиҗәләре ясады, булган үзгәрешләр, җиңүләр, алдагы елга планнар – бар да уртага салып сөйләшенде.

Чаралар планы

Календарь событий

Март 2017 г.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
   1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31   


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования