Мәскәүдә  съезда катнашучылар

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

6,7 сентябрьдә Мәскәүдә  Мәгариф үсешенең 2016-2020 нче еллар өчен максатчан федераль программасының 2.3 бәйгесе буенча  съезд булып узды. Монда җиңүче мәгариф оешмалары вәкилләре һәм башка мәгариф хезмәткәрләре катнашты. 
       
Съезда Матюшино урта мәктәбе директоры Ильдус Шарафеев һәм уку эшләре буенча директор урынбасары Римма Шәрәфеева да катнаштылар. Съездның икенче көнендә “Агротехнологик профилле урта мәктәп базасында профессиональ квалификацияләр буенча уку үзәге оештыру “ дигән темага мәктәп директоры И.А.Шәрәфеев чыгыш ясады. Доклад кызыклы, тирән эчтәлекле булып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International