13-14 нче октябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр россиякүләм яшь архитекторларның биенналесы узачак.
- Торак кварталлары турында үз идеяләрен һәм проектларын 12 шәһәрдән 35 яшь архитектор яклаячак, - дип хәбәр иҗә РФ төзелеш министрлыгы.
Моннан тыш аның кысаларында дискуссияләр һәм презентацияләр белән россия һәм чит ил экспортларының эшлекле программасы, архитектура хакатоны Arch City Hack булачак.
Биеннале кысаларында РФ төзелеш министры Михаил Мень һәм ТР Президенты Р.Миннеханов та чыгыш ясаячак.