Рус поэзиясенең иң якты йолдызларыннан берсе – Марина Цветаева. Аның тормышы бик кызыклы һәм трагик та булган. Сентябрь аенда бөтен әдәби дөнья аның 125 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бу датага багышлап районның рус теле укытучылары берлеге конкурс-фестиваль үткәрделәр. Конкурста 15 мәктәптән 42 укучы катнашты.
Җиңүчеләр рәтендә: Гадельшина Яна ( Матюшино мәктәбе,) -1 нче урын, 2 нче урын - Ширяева Л.( Октябрьская мәктәбе) һәм Лужаев В.( Куралово мәктәбе), 3 нче урын - Гайфуллина А.( Матюшино мәктәбе) һәм Крайнова В.( Шеланга мәктәбе).
Котлыйбыз!