17 нче октябрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 6 кеше җир бүлеп бирү, эшкә урнашу, тирә-якны төзекләндерү, Югары Осланда автостанөия төзү сораулары белән килгән иде.
Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды, кайберләре җаваплы службаларга йөкләнде.
Район башлыгына мөрәҗәгатьләрне 2-18-39, 2-13-38 телефоны я http://verhniy-uslon.tatarstan.ru сайты аша да җибәрергә була.