Югары Ослан мәктәбенең 45 еллык юбилее турында архив документлары табылды. Район советы халык депутатларының 1972-1973 нче елда чыгарылган карарларында салыначак мәктәп урынында булачак директор Захаров М.А. чыгыш ясаганлыгы һәм 25.12.1972 нче елда узган отчет сессиясендә иске мәктәп белән нәрсә булачагы турында да сүз бар.