Бүген Менделеевск шәһәрендә АО " Аммоний" базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Ахметов катнашында ашламалар турында конференция булып узды.
Аны оештыручы 717 мең тонна гранулалы карбомид һәм 380 мең тонна аммиак силитры җитештерүче АО " Аммоний" җәмгыяте.
“Авыл хуҗалыгы культураларын арттыруда азотлы ашламаларның роле” дигән доклад белән профессор М.М.Овчаренко чыгыш ясады.
Килүчеләргә производство цехларын да күрсәттеләр.