Бүген 1 нче ноябрьдә үз бизнесыңны үзең оештыру буенча эшсез кешеләрнең киңәшмәсе булды.
Анда сүз бизнес оештыру өчен субсидияләр бүленеп бирелә торган категориягә эләгүче гражданнар турында барды.
Ул программада түбәндәге категория кешеләре катнаша ала:
1. Балигъ булган яшьләр;
2. 1 айдан күбрәк законлы эшсез утырган кешеләр.
Бүгенге утырышта парикмахер булып эшләргә бизнес – план төзелде.