Соңгы вакытта халык районның пенсион фонды эшенә зарлана. Алар район башлыгына һәм район сайтына бик еш пенсион фонд хезмәтенә зарланып мөрәҗәгать итәләр.
Шул уңайдан район башлгы Марат Зиатдинов РФ пенсион фондының Югары Ослан бүлеге башлыгы Э.Анисимова белән очрашты.
Яңа җитәкче бу вазифасында инде 100 көн эшләүгә карамастан, нәтиҗәләр әле тискәре.
Ситуаөия кадрларның азлыгы, чират торучыларның күбесе пенсионерлар, инвалидлар һәм льготниклар булуы белән бәйле, дип аңлатты яңа җитәкче.
Район башлыгы үз коррективларын кертте һәм алга таба эшне уңайга салырга йөкләмә бирде.