Бүген район үзәгендә ТР балалар оешмасы Советы оештырган яшҗ гражданнар форумы булып узды.
Форумда 11 мәктәптән 105 активист катнашты.
Алар 3 группага бүленеп, үз эшчәнлекләренең 9 юнәлеше буенча проектлар төзү эшен башкардылар.
Аларның иң кызыклылары пленар утырышта каралды һәм резолюция кабул ителде. Бүләкләнүчеләр арасында Зверева Мария, Климачева Юлия, Маннапова Алия, Самойлычев Илья, Воронов Геннадий һәм педагоглар арасыннан Переведенцева З.А., Соловьева Е.Б., Калмыкова Е.В. бар иде.