Әниләр көне белән!

2017 елның 26 ноябре, якшәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән әниләр көне белән котлыйм!

Һәр кеше өчен әни – иң кадерле кеше. Ана яратуы безне көчлерәк һәм ышанычлырак ясый, авырлыкларны җиәргә булыша, уңышларга, җиңүләргә этәрә. Һәр минутта, инде үсеп җиткәч тә, ана үзенең акыллы киңәшләре белән булыша.

Әниләр көне - гаиләдә бергә җыелып, китергән авырлыклар өчен гафу үтенеп, өйне җылылык һәм күңеллелек белән тутыру өчен тагын бер мөмкинлек.

Бу бәйрәм көнендә Сезгә зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерергә рөхсәт итегез. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, балалар бәхете теләп калам!

Хөрмәт белән. Район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International