СПИД: мифлар һәм дөреслек

2017 елның 1 декабре, җомга

Бүген, 1 нче декабрьдә, бөтен дөнья СПИД белән көрәш көнен билгеләп үтә. Бу – календарьдагы  чираттагы әһәмиятле дата гына түгел, ә миллионлаган кеше язмышларының аянычлы хәлен искә төшерү һәм аңлауга омтылу, аларга ярдәм кулы сузу өчен билгеләнгән дата.

Киемнәренә кызыл лента таккан һәр кеше бу эпидемияне ничек итеп киметү һәм нинди юллар белән аны тормыштан алып ату турында кайгырта.

Шушы көнгә  багышлап, районның Үзәк китапханәсендә “СПИД: мифлар һәм дөреслек” дигән күргәзмә барлыкка килде. Анда авыруның признаклары, аның белән көрәш методлары һәм үзеңдәге җаваплылык турында бик күп материаллар табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International