5 нче декабрьдә Югары Ослан Советы Аппараты бүлмәсендә муниципаль хезмәткәрләрнең квалификацион экзамены булып узды.
Анда бер муниципаль хезмәткәргә комиссия членнары муниципаль хезмәт буенча гына түгел, ә хезмәт вазифасына кергән сорауларны да бирделәр. Җаваплар бик төгәл һәм катгый яңгырады. Шуңа күрә хезмәткәргә класслы чин бирделәр.