Югары Осланның Бөтенроссия хәрби – патриотик иҗтимагый хәрәкәте үз сафларына юнармеецларны кабул итү буенча эшне дәвам итә.
Кичә Шеланга мәктәбендә «Юнармия» сафларына район мәктәпләреннән 67 укучы кабул ителде.
Бу хәрәкәтнең төп максаты – хәзерге заман яшьләрендә географиягә, Россия тарихына, геройларга һәм фән эшлеклеләренә карата кызыксыну уяту.
Бу чарада район башлыгы урынбасары С.Осянин, хәрби комиссар Р.Шакиров, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая катнашты.