Мәрхәмәтне бүлешергә

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидларга бүгенге көн җәмгыятендә адаптацияләнергә һәм кешеләр белән бертигез аралашырга киртәләр бар һәм бу бик актуаль проблема.

Бу кешеләр җәмгыятьнең тулы хокуклы кшеләре һәм алар илгә файда китерә алалар. Тик аларның талантларын ачуга игүтибар җитеп бетми, алар үз талантлары аркасында үзләрен яшәтерлек чара таба алачак.

Бүген район культура йортында “Мәрхәмәтне бүлешерг” дигән кызыклы чара узды. Сәламәтлеге чикләнгән балалар үзләренең ата-аналары ярдәмендә үзләренең төрле талантларын күрсәттеләр.

Ата-аналар дусларча обстановкада чәй артында үзләренең проблемалаы белән бүлештеләр. Балалар үстерелешле бизиборд, Монтессори тактасы белән уйнадылар.

Спонсорлар булып ИП «Хикматуллина Г.Ф., ИП «Беккер В.А.», ИП «Ермакова Е.Ю.», ИП «Рамадановская Л.С.» торды. Алар балаларга призлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International