«Безнең заман геройлары» премиясе

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

26 нчы декабрьдә «Корстон» тамаша үзәгендә ел саен уза торган «Безнең заман геройлары» дигән премиянең йомгаклары узды. Премия көндәлек тормыштагади генә батырлыклар эшләүче кешеләргә җәмгыятьнең игътибарын юнәлдерү.

Премия тапшыру тантанасында ТР ның яшьләр һәм спорт Министры урындасары Рөстәм Гарифуллин, «Яшь гвардия» региональ штабы җитәкчесе Динар Бариев катнашты.

Бу тантанага чакырылган15 район арасында геройларның иң күбесе безнең районнан иде:

- Виктор Давыдов – 34 кеше коткаручы;

- Владислав Третьяков – берүзе 7 бала тәрбияләүче;

- Айдар Шайдуллин – янгыннан кеше коткаручы;

- Денис Черноостровский – яна торган өйдән яшь бала алып чыгучы.

Алар – безнең район геройлары – ТР Президенты кулыннан лаеклы бүләкләрен кабул итеп алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International