Эшлекле очрашу

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ОАО " ТАТАГРОЛИЗИНГ" директоры Азат Җиһаншин белән очрашты.

Очрашуда АК БАРС Холдинг составында торган "Заволжье" предприятиесен ОАО "ТАТАГРОЛИЗИНГ" составына кертү турында сүз барды.

Бүгенге көндә ООО “Заволҗье” ның специалистлары ревизия үткәрделәр, төп чаралар эшләнде. Инде яңа исем астында эшли башларга да мөмкин.

Иң борчыган сорау – кешеләргә сентябрьдән алып хезмәт хакын түләү. Район башлыгы лизинг кампаниясе җитәкчесенә хезмәт хакын түләүне тизләтергә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International