Бүген район Культура йортында уку алдынгылары, конкурс һәм ярышларда җиңүчеләр, предметара олимпиада призерларын район башлыгы Марат Зиатдинов котлады.
Бу чараны башлап Марат Зиатдинв: “Бүген монда иң яхшы укучылар, иң яхшы спортсменнар, иң актив чараларда катнашучылар җыелды. Мин ышанам: үзегез алдыгызга куйган максатыгызга сез, һичшиксез, ирешерсез, алга таба да зур нәтиҗәләр һәм җиңүләр яуларсыз”, - диде.
Алга таба Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары балаларга бәйрәм бүләк итте.
Ахырдан барысы бергә фотога төште.