“Мәрхәмәтлек эшләргә онытмагыз!

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

12 нче январьда район китапханәсендә Бөтендөнья РӘХМӘТ әйтү көнендә “Мәрхәмәтлек эшләргә онытмагыз!” дигән күргәзмә ачылды.

 РӘХМӘТ сүзе кешене мең бәладән коткара, кешегә шатлык бүләк итә, уңай эмоцияләр тудыра.

РӘХМӘТ әйтү көне календарьдагы иң матур дата. Ул чын күңелдән бу сүзне әйтә белүчеләргә генә кагыла.

Күргәзмәдәге китаплар мәрхәмәтлек, яхшылык , игътибар, дуслык, хөрмәт итү турында. Аларны әти-әниләр балалары белән күзләрен бәйләгән килеш сайлап алдылар. Ахырдан барысы да кәнәгать булып калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International