Бүген ТР Министрлар Кабинетында Экология Министрлыгы, ТР табигатьне саклау һәм куллану федераль службасы Идарәсенең бердәм йомгаклау коллегиясе булып узды. Аның эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов, табигать ресурсларын саклау өлкәсендәге надзор буенча федераль служба җитәкчесе Артем Сидоров катнашты.
Президент үз чыгышында Экология Министрлыгы эшенә югары бәя бирде. Бу өлкәдә планнан тыш оештырган эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде.
2017 нче ел – экология һәм табигатҗ ресурсларын саклау елында Министрлыкның зур масштаблы эш башкаруын бар да искәрде.
Югары Осланнан бу коллегиядә Ленар Хәкимҗанов катнашты.