Без истә тотабыз

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

20-21 нче январьда  традицион булган Ленинград блокадасы көннәренә багышланган “Истәлек маршы” дип аталган чара узды. Аның эшендә ветераннар советы, районның эзләнү отряды, Казанның 6 нчы номерлы гимназиясе эзтабарлвры, Казан Кремле нең Бөек Ватан сугышы музее директоры М.В.Черепанов катнашты.

Маршрут “Югары Ослан – Олы Мәми – Канаш – Югары Ослан” ны эченә алды. Олы Мәми – Советлар Союзы Герое Гаврилоа Аким Андреевичның туган җире. Монда аңа багышлап һәйкәл куелган.

Ленинград блокадасында Югары Осланнан 239 кеше катнашкан. Алар арасында хәбәрсез югалган бик күпләрне туганнары әлегә кадәр таба алмый. Бүгенге көндә кайда һәм кайчан үлгәнлеге турында хәбәрне Чубуков, Баймяшкин, Зеленов, Запольский, Минеев, Кудряшов, Токсаров ларның картаеп беткән оныклары алды. Канаш, Олы Мәми һәм Түбән күл авылыннан 10 кеше хәзер туганнары өчен кайчан шәм кабызырга кирәклеген беләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International