“Ел тәрбиячесе – 2018” конкурсы

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Район  балалар бакчалары тәрбиячеләре арасыннан иң талантлы, иң иҗади балалрны иң яратучы тәрбиячене сайлап алу максатыннан ел саен “Ел тәрбиячесе” дигән конкурс үткәрелә.

Быел аның муниципаль этабы “Радуга” балалар бакчасында узды һәм анда районның 18 тәрбиячесе катнашты. Аларны хәзерләүдә җитәкчеләр бик актив катнашты.

Иң күп балл җыючылар арасында: Мингазова Александра (ГАОУ «Школа Иннополис»)-1 нче урын, 2 нче урын - Филипова Люция Михайловна («Радуга»), 3 нче урын -Баймяшкина Елена- (Печище балалар бакчасы). Лауреатлар арасында:  Коновалова Наталья –  Ямбулатово,  Кольцова Раиса –«Солнышко», Гущина Татьяна – Түбән Ослан балалар бакчасы, Салахутдинова Миляуша – Макыл балалар бакчасы.

Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International