Бүген, 29 нчы январьда, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары белән иртәнге утырыш үткәрде.
Утырышта юлларны вакытында кардан арындыру, халыкны Бердәм мәгүлүмат системасында (ЕСИА) регистрацияләү, авыл җирлекләрендә каты отходларны чыгару һәм аеруча кыен шартларда яшәүче гаиләләрне барлау темалары яктыртылды.