3 нче февральдә Яшел Үзән шәһәрендә «Ел укытучысы - 2018» нең зона этабы узды. Анда район этабында җиҗгән көчле педагоглар барды.
Әлеге конкурста җиҗү укытучын гына түгел, ә ул эшли торган мәктәпне дә югары баскычка күтәрә. Бу юлы конкурсның зона этабында Котникова Ксения - ГАОУ «Школа Иннополис» ның рус теле укытучысы, Милованова Ирина - МБОУ «Верхнеуслонская гимназия» нең инглиз теле укытучысы, Шафиева Гилала - ГАОУ «Лицей Иннополис» ның инглиз теле укытучысы һәм Савиных Иван - ГАОУ «Школа Иннополис» музыка укытучысы узды.
Алар тагын бер кат үзләренең югары эрудицияле, профессиональ хәзерлекле укытучы икәнен исбатлады.