Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов АО РПО «Таткоммунэнерго» идарәсе башлыгы Марат Гәзизов белән очрашты.
Алар комэнерго оешмасының 2017 нче елдагы нәтиҗәләре һәм 2018 нче елга куелган планнары турында сүз алып бардылар. Эшнең сыйфатын яхшырту халыкның бурычларын киметүне төп максат итеп куйдылар.