Бүген N 4 ООО "Нармонка" филиалында авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре, фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында "Югары продуктивберенче бозаулар үрчетү һәм яшь бозауларны саклау" темасына багышланган семинар - укыту булып узды.
Башта районның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге башлыгы Р.Гобәйдуллин еллык йомгакдар һәм январь ае нәтиҗәләре турында сөйләде. ә төп докладны ТР Министрлар Кабинетының баш ветеренар идарәсенең профилактик бүлеге башлыгы Солтан Латыпов көтүлекләр темасына тукталды. Аннан кечкенә бозауларны ашату рационы, специалистлага кирәкле киңәшләр бирде.
Коргуза сөт-товар фермасында узган бу семинарны район башлыгы Марат Зиатдинов үзенең тәкъдимнәре белән тәмамлады.