Без булмасак, кем булыр*

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Соңгы 3 ел эчендә районның “Истәлек намусы” эзләнү отряды Казанның “Сугыш даны” клубы эзтабарлары белән Югары Ослан, Куралово, Октябрский, Коргуза, Олы Мәми,  Макыл авылларында истәлек маршы үткәрде.

Макыл авыл җирлегеннән генә дә сугышка1114 кеше алынган була. Сугышта барлыгы район буенча 2509 кеше билгесез югала, аларның 176 сының исемнәре кире кайтарыла. Макылдан гына да 40 кешенең үлгән урыннары табыла. Аларның гаиләләре  Семин С.С, Хисамовлар, Карповлар, Дудоровлар, Махнин, Махотиннарныңүлгән җирләрен тапкан өчен дә бик шатландылар.

Һәрбер эзләнү маршына укучылар яхшылап хәзерләнә, Ленинград блокадасының 75 еллыгына да алар митинглар үткәрделәр.

Укучыларны оештыруда зур хезмәт күрсәтүләре өчен мәгариф бүлеге башлыгы Л.Абрамовага һәм мәктәп директорларына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International