Макыл мәктәбендә ТР ның мәгарифне үстерү институты курсантлары өчен стажировка уздырылды. Аның темасы – “Район мәгариф оешмаларында методик эшне модернизацияләү” дип аталды.
Семинар кысаларында Макыл мәктәбе директоры Алсу Баканова, рус теле укытучыса Елена Хитева, директор урынбасары Светлана Зиатдинова, Шеланга мәктәбе укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Потягунина чыгыш ясадылар.
Бу чара район укытучыларының үсеше өчен бик файдалы форма.