16 нчы февральдә Мәгариф Министрлыгы чираттагы ата-аналар интернет җыелышын үткәрде. Аның темасы балалардагы психологик киеренкелек һәм стресс ситуацияләрендә ата-ана үзен ничек тотарга тиешлегенә багышланган иде.
Бу чараның модераторы булып министр урынбасары Лариса Сулима катнашты.
Хәзерге тормыш бик шау-шулы, күп кешеле, киеренке. Бу факторлар көннән-көн бала психикасына яңадан-яңа кире үзгәрешләр кертә.
Бу – ОГЭ, ЕГЭ, укытучылар белән сүзгә килү, ата-аналар белән бер-береңне аңламау, дусларың белән ачуланышу һ.б.
Ата-аналар алдында мондый очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен экспертлар ачып бирде.