Җиңеп кайттылар

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Матюшино урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә 16-18 февральдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабыннан җиңеп кайттылар.
 
8 сыйныф укучысы Гәделшина Зәринә 47 укучы арасында җиңүче булып танылды. 10 сыйныф укучысы Гәделшина Яна призёр исеменә лаек булды,ә Арсланова Фәридә исә теоретик этапны уңышлы үтте. Кызларны һәм аларның укытучылары Илгизәр Гәделшинны котлыйбыз, аларга киләсе йомгаклау
этабында да уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International