10 нчы мартта Буа шәһәрендә “Ватан” республикакүләм конкурсның зона этабы булып узды. Анда безнең районнан сәнгать йортының 2 укытучысы иҗади эшләрен җибәргән иде.
Тимофей Тюрин – декоратив – прикладной иҗат номинациясендә, ә Татьяна Тюрина – татар стилендә күннән панно ясау номинациясендә 1 нче урыннарны яуладылар.