15 нче мартта культура – агарту эшләре планы буенча район сәнгать йорты артистлары Коргузага концерт белән барды.
40 кеше арасында хореографик коллективлар, баянистлар ансамбле, уен коралларында уйнаучыларны Коргуза халкы бик җылы каршылады.
Авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин артистларга бик зур рәхмәтен җиткерде һәм барысын да чәй өстәленә чакырды.