Бүген Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Мария Шагиахметова һәм Виктория Гатауллина, “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе Диана Ахметшина Югары Ослан урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән “Җиңү Парады” проекты буенча тарихны белүгә тест үткәрде.
Бу проект яшьләр арасында Ватанга бирелгәнлек һәм патриотик рухлар тәрбияли.
Тест 25 сораудан тоса да, укучылар бар да тарихтан алган белемнәрен яхшы дәрәҗәдә икәнен күрсәттеләр. Бу чара бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерлек этабы да булып тора.
Яхшы баллар җыючылар диплом белән бүләк тә алды.