Бүген районның Яшьләр клубында Профсоюзлар активының һәм социаль партнерларның зона семинары булып узды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, тәтеш районнарыннан 130 кеше катнашты.
Семинарны ТР профсоюзлар оешмасы рәисе О.Калашникова, Югары Ослан профсоюзлары лидеры Л.Хөрмәтуллина, район башлыгы урынбасары С.Осянин ачты.
Махсус чакыртылган кунак Любовь Акимовна Гусева семинарда катнашучылар алдында “Хезмәткәрләрнең интересларын һәм хокукларын яклау буенча законнарны үтәү турында дәүләт политикасы” дигән темага доклад укыды.
Соңыннан һә районның профсоюз җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.