Җомга көнне Югары Ослан гимназиясендә “Без бергә” исемле балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
8 мәктәптән килгән талантлы балалар һәрберсе үз сәләтен күрсәтте. Кызыклы идеяләр, матур костюмнар, халык характерына туры килгән жанрлар: төрле телдә шигырьләр, җырлар, биюләр, инструментларда уйнау – барысы да булды.
Бу фестиваль республика халыкларының милли үзенчәлекләрен яктыртучы аерым бер стмосфера тудырды. Ул төрле милләт кешеләренең дуслык һәм татулыгын берләштерүче чараларның иң яктысына әверелде.