Тагын бер юбилей

2018 елның 6 апреле, җомга

Бүген Бөек Ватан сугышы тыл батыры Вера Григорьевна Орловага 90 яшь тула. Аны котларга район башлыгы урынбасары С.Осянин, авыл җирлеге башлыгы В.Раков, ветераннар советы рәисе Р.Троицкая.

социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм якыннары килде.Чистайда туган Вера Григорьевна 13 яшеннән сәгать заводында эшли башлый. Калган гомерен Казанда медицина инструментлары ясый торган заводта эшли.

Бүгенге көндә  ул 120 ел элек төзелгән йортта берүзе яши. 2 баласы, 4 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Аның хөрмәтенә быел бик күп җылы сүзләр яңгырады. РФ Президенты Путинның котлау открыткасы аның күңелен бигрәк күтәреп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International