Районның авыл хуҗалыгы отчетларының 24 нче формасы күрсәткечләренә караганда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлек саны – 10591 баш тәшкил итә. Бу сан узган елга караганда 493 башка кимрәк дигән сүз.
Кимү нәтиҗәсе ООО АФ «Нармонка» ( 240 баш) һәм ООО АФ «Заря» (562 баш) аркасында.
Ә савым сыерларының саны шулай ук быел 115 башка азрак.
КФХ «Пашков С.И.» комплексындагы дуңгыз саны - 4999 баш санала.