Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов Олы Мәми авылы халкын шәхси сораулары белән кабул итте. Визит вакытында ул авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина һәм Г.Я.Скарлухин белән авыл музеен карап йөрде. Анда авыл кешеләренең тарихы, хезмәт һәм сугыш ветераннары почмагы үзенә җәлеп итте.
Район башлыгы авыл җирлегенең бу эшләренә югары бәя бирде.