12 нче апрельдә районның балалар сәнгать йорты укучысы Исхакова Камилла «Колибри» балалар иҗат конкурсы – фестивалендә катнашты. Бу конкурста 3-8 яшьтәге яшь музыкантлар төрле инструментларда: фортепиано, скрипка, флейтеа, домра, саксофонда уйнау осталыгын күрсәтте.
«Фортепиано» номинациясендә безнең Камилла (преп. Егорихина Т.В.) 1 нче дәрәҗә Дипломант исеменә лаек булды.