Язгы чәчәкләр утыртырга җыенабыз

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Югары Осланның картлар интернатында “Яран гөле” дип аталган гөлләр яратучылар клубы эшли башлады. Анда өзлексез практикумнар үтә: рассадалар чәчү, орлыкларны үрчетү, гөл төрләре белән танышу, аларны үстерү ысулларын өйрәнү – бар да була бу дәресләрдә.

Специалистлар әйтүенчә, мондый мавыгулар олы яшьтәге кешеләрнең күңелен ача, кәефен күтәрә һәм хезмәткә карата мөнәсәбәтен үзгәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International