30 нчы мартта авыл хуҗалыгы җирләрен регулировать итә торган законнар үзгәрде.
Билгеле булганча, общедолевой мөлкәттә торучы авыл хуҗалыгы җирләрендә җир участогы бүлеп алу гомуми җыелыш карары белән дә оешырга мөмкин. Элек ул карар җыелышта 20% кеше катнашса да чишелә торган булган, ә хәзер бу кворумның саны артты һәм ул 50% артык халык катнашса гына дөрес булачак.
Яңа закон нормалары документларны кадастр учетына куйганда үтәлгән булырга тиеш.