12-14 нче апрельдә ТР да Кастрома өлкәсе көннәре булып узды. 14 нче апрельдә әлеге делегация Югары Осланга килде.
Кунакларны безнең җирдә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Гөлия Камалетдинова һәм Марина Назарова каршы алды.
Программа буенча алар Куралово культура йортын, Сәнгать йортын, малайлар капелласын, “Иделкэй” “Калинушка””Морквашсем” ансамблләре чыгышларын карады.
Соңыннан 2 як үзләренең культура өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты.