“Татарстан гасыры” халык мультфильмында безнең район да авторлар рәтендә

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан мәктәбендә район мәктәпләреннән 90 лап башлангыч класс укучылары җыелды. Алар Татармультфильм оештырган мастер-классны карадылар.

Бу чара ТР Президенты күрсәтмәсе буенча ТАССР ның 100 еллыгына багышланып эшләнгән. Проект планы буенча республиканың 43 районында  паприотизм һәм дәүләтчелеккә багышланган бердәм дәресләр уза.

Тәҗрибәле рәссамнар балалар алдында  анимация буенча Югары Осланның пейзажын, матур урыннарын, туган як тарихын ясадылар. Алар “Татарстан гасыры” мультфильмының төп анимациясе булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International