Бүген безнең районда ТР хәрби комиссариатларының оешуына 100 ел тулуга багышланган чара узды. Яшь Совет Республикасын саклап калырга кирәк булган 1918 нче елгы бу дәүләт структурасы зур юл үтте. Ә вакыйгаларның үзәге булып Свияжск өязе, Югары Ослан военкоматы торды.
Ә ул елларны хәрби хезмәткә меңләгән солдатларны мобилизовать итәргә кирәк иде. Шуның өстенә яралыларны дәваларга, гаиләләргә булышырга, солдатларга шартлар тудырырга – бар да шул елларда хезмәт иткән комиссариат кешеләре җилкәсенә төште.
Бүген дә район комиссариаты үз эшен актив алып бара: ветераннар белән очрашулар, эзләнү отряды эше, сугышчыларны эзләү, шефлык частьлары белән элемтә...
Ул елларда хезмәт иткән ветераннар Мәрьям Сәләхетдинова, Константин Токарев, Владимир Десяк, Валентин Шагалин туганнары лаеклы бүләкләрен алды...