Кичә Иннополис шәһәре балалар бакчасында “Топ-менеджер” дип аталган бакча җитәкчеләре конкурсы булып узды.
Аның девизы “Мәгүнәле идарә ит!” дип куелды. Төп бурыч булып хәзерге заман җиәкчесен тәрбияләү, аның шәхси үсеш траекториясен билгеләү, идарә итүнең иң яхшы үрнәкләрен тарату, инновацион идеяләр пропагандалау торды.
Һәр кеше белемгә тартыла: безнең җитәкчеләрдә дә үз – үзен камилләштерү максаты сүнми. Бу бик әйбәт күренеш!
Җиңүчеләрне август конференциясендә бүләкләячәкләр.