Бүген районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Югары Ослан мәктәбенең 7 нче сыйныф укчылары белән “Музейның искиткеч дөньясы” дигән квест-уен үткәрделәр. Уен барышында балалар музейның тормышы, экспонатлары, яңа материаллары белән таныштылар.
Җиңүчеләр бүләккә яктылык бирә торган значоклар алдылар.