«Сезнең батырлыкны без хәтерлибез»

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен 26 апрельдә кешеләр кешелек тарихында иң танылган техноген һәлакәт –  Чернобыль атом электростанциясендәге аварияне   искә төшерәләр. Бу авария,   миллион кешеләрнең язмышында эз калдырды,  кешелек дөньясын  тетрәндерде һәм  уйланырга  мәҗбүр итте.

Югары Ослан муниципаль районында урнашкан  “Өмет утрауы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Чернобыль һэлакәтендә, «Маяк» 57е. авариясендә һәм Теча елгасын( 1949-1956е.е.) чистарту эшләрендә  катнашучы  бер социаль хезмәттән   файдаланучы  бар.

 Чернобыль атом электростанциясе һәлакәтенең 32-еллыгы кысаларында, үзәк хезмәткәрләре әлеге фаҗига вакыйгаларына багышланган «Сезнең батырлыкны без хәтерлибез » акциясен үткәрделәр.

 “Өмет утрауы”  хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә  авария ликвидаторы Ә. Г Гыйльметдиновта кунакта булдылар. Әңгәмә барышында кешелек тарихында иң эре техноген радиация һәлакәте  куз алдына тере  рәсем булып килеп басты. Әңгәмәдә катнашучылар шартлауга  этәргеч бирүче сәбәбне,  авария нинди нәтиҗәләргә китерүне  ликвидациядә күпме кеше катнашу турында  искә төшерделәр.

 «Әлеге фаҗиганың нәтиҗәләре экологик, социаль – икътисади генә түгел,  әмма   рухи да – әлегә кадәр сизеләләр. Чернобыль фаҗигасенең   кайтавазы әле  берничә дистә ел яңгырар. Нәкъ менә шуңа күрә   шушы кайгы һәм аның нәтиҗәләрен җиңеп чыгу тарихы, кешеләр  күнелендә мәңге калырга лаек» -  дулкынланып сөйли Әхәт Гыйльметдинов.

Очрашу Әхәт Гильмутдиновичка гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Оста куллар» клубында  катнашучы балалардан ясалмалар һәм Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан  истәлекле сувенир тапшыру белән тәмамланды.

«Әлеге   бүләкләр  Әхәт Гыйльметдиновка бу  дулкынландыргыч очрашу турында  истәлек булып калыр дип өметләнәбез » - дип хәбәр итә өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире  Ольга Платончева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International