«Георгий тасмасы»

2018 елның 27 апреле, җомга

«Мин хәтерлим! Мин горурланам!» девизы астында, Бөтенроссия «Георгий тасмасы-2018» акциясе старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышында   җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгына, фидакарьлегенә хөрмәт  йөзе курсәтү.  Кара һәм  җирән  төстәге тасма “төтен һәм ялкынны” аңлата, сугыш кырында солдатның шәхси батырлыклары билгесе булып тора.  

Бүген  “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге   белгечләре Югары Ослан авылы территориясендә «Георгий тасмасы»   акциясенә кушылып киттеләр. Белгечләр волонтерлар белән берлектә  урамда узып баручы кешеләргә хәрби дан символы -  георгий тасмасы өләштеләр.

Беркем дә акциягә битараф калмады, кешеләр  ачык йөз белән тасмаларны кабул иттеләр.  Барысы да - олысыннан кечесенә кадәр, чын күңелдән безнең Бөек Җиңү белән горурланалар һәм ул куркыныч сугыштан кайтмый  калган кешеләрне хәтерлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International