Матюшино урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гадельшина Яна быел да Уфа шәһәрендә Бөтенроссия күләмендә 23-28 апрельдә үткәрелгән тормыш куркынычсызлыгы һәм иминлеге олимпиадасының йомгаклау өлешендә призёр исеменә лаек булды. Бу җиңү ансат кына бирелмәде, күп тырышырга, хәзерләнергә туры килде. Гаделшин Илгизәр Әнвәр улы Янаны гына түгел, Татарстан командасын да хәзерләде һәм ТР М һәм Ф министрлыгы тарафыннан 9 укучыдан торган группаның җитәкчесе итеп билгеләнде.
Матюшино мәктәбе коллективы һәм мәктәп директоры Илдус Шәрәфиев Янаны һәм Илгизәр Әнвәр улын зур уңышлары белән тәбрик итә.