Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм алдыннан Дәүләт Думасы каршындагы яшьләр парламенты “Сугыш тарихы буенча тест” Халыкара акциясе үткәрде. Анда Югары Ослан, Олы Мәми, Коргуза, Татар Борнашы, Шеланга мәктәпләреннән 84 укучы катнашты.
Бу тестлар Россия гражданнарының ил тарихын белү дәрәҗәсен билгеләү өчен үткәрелә.
Ул он- line режимында 30 минут 30 бирем рәвешендә уза.